https://tnv.ru
21 Январь 2025, 12:16
230
0
Татарстанлыларны һава торышы кабат сынаячак. Ул бу атна дәвамында берничә тапкыр үзгәрә. Кичә җепшек карлы һәм яңгырлы иде. Чәршәмбе кинәт суытачак. Синоптиклар һава торышының минус 18гә төшүен фаразлый.
Пәнҗешәмбе кайбер районнарда 28 градуска кадәр салкын булачак диләр. Атна ахырында исә температура кабат нульгә күтәрелә. Мондый кискен үзгәрешләр кешеләрнең сәламәтлегенә ничек тәэсир итә, аларның табигатькә, авыл хуҗалыгы тармагына тискәре йогынтысы бармы? Җылы кыштан соң нинди яз һәм җәй килер? Белгечләр фикерен Лиана Бәхтиева тыңлады.
Бүлешергә
Комментарии 0