Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы начараю турында кисәттеләр

Татарстанда һава торышы начараю турында кисәттеләр

https://tnv.ru

01 Апрель 2026, 17:58

Татарстан Гидрометүзәге һава торышының начараюы турында кисәтү чыгарды. 2 апрельгә каршы төндә һәм иртән республикада томан төшәчәк.

Көндез аз һәм уртача яңгыр көтелә, җил 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Шул ук вакытта җылы һава саклана: төнлә +1…+6 градус (урыны белән -2), көндез +8…+13 градус, кайбер урыннарда +16 градуска кадәр.

Автомобиль йөртүчеләргә юлда игътибарлы булу, араны саклау һәм томан-яңгыр шартларында тизлекне киметү киңәш ителә. Җәяүлеләрдән яктылык кайтаргыч элементлар куллану сорала.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар