Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны томан, яңгыр һәм яшен турында кисәттеләр

Татарстанлыларны томан, яңгыр һәм яшен турында кисәттеләр

https://tnv.ru

02 Апрель 2026, 15:11

18

0

Татарстанлыларны томан, яңгыр һәм яшен турында кисәттеләр
Алдагы тәүлектә Татарстанда һава шартлары начараячак. Бүген кич үк томан төшә, ул төнлә һәм 3 апрель иртән дә сакланыр дип көтелә.

Моннан тыш, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, алар вакытында яшен булуы да мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исеп, тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Шулай ук һава тагын да җылыта: төнлә “минус” көтелми, ә көндез кайбер урыннарда температура +19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Начар һава шартларында йөртүчеләргә тизлекне киметү һәм араны арттыру киңәш ителә. Җәяүлеләргә юлны чыкканда игътибарлы булу һәм яктылык кайтаргычлар куллану сорала.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар