https://tnv.ru
17 Апрель 2026, 10:45
360
0

Татарстанда хәзер югары атмосфера басымы йогынтысында тыныч һәм коры һава торышы саклана. Якын көннәрдә республикада һава шартлары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар фаразы буенча, 17 апрель җомга көнне явым-төшем көтелми. Әмма көннең икенче яртысында һәм кич белән көнбатыш районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин, урыны белән җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы -3…+2 градус, көнбатышта +6 градуска кадәр булачак. Көндез исә +14…+19 градуска кадәр җылыта.
18–19 апрельдә Татарстанда һава торышын циклон билгеләячәк. Шимбә көнне төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Якшәмбедә дә яңгырлар сакланачак.
Киләсе атна башында республикада салкын һава фаразлана. Көндез температура +5…+10 градуска кадәр төшәчәк, җепшек кар явуы да мөмкин.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0