Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 18 апрельдә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

Татарстанда 18 апрельдә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

https://tnv.ru

17 Апрель 2026, 14:50

18 апрель, шимбә көнне, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән алар яшен белән үрелеп барачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал.

ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Көндез исә кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шимбәгә каршы төндә республика буенча һава температурасы +4…+9 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +12…+17 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары +6…+8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә башкалада һава температурасы +13…+15 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар