Онлайн трансляция

Свернуть

18 апрельдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

18 апрельдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

17 Апрель 2026, 17:50

16

0

18 апрельдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан башкаласында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы анда яшелчә, ит продукциясе, шулай ук шәхси хуҗалык өчен кирәкле товарларны ваклап сату бәясеннән 15 процентка кадәр арзанрак бәягә сатып ала алачак.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан районнарыннан китерелгән продукция, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре товарлары тәкъдим ителәчәк. 

Ярминкәләр 6:00 дән 13:00 гә кадәр эшләячәк. Адресларны шәһәр мэриясенең рәсми сайтында карарга мөмкин.

Сәүдә мәйданчыкларында ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлеше даими тикшереләчәк, шулай ук җәмәгать тәртибе һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар