Онлайн трансляция

Свернуть

21 апрельдә Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

21 апрельдә Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 12:05

Сишәмбе, 21 апрельдә, төнлә Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр явачак. Иртән һәм көндез исә аз һәм уртача күләмдә яңгыр һәм җепшек кар көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, соңрак көньяк-көнбатышка күчәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Республика Гидрометүзәге кисәткәнчә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Сишәмбегә каршы төндә Татарстанда һава температурасы 0…+5 градуска кадәр төшәчәк. Көнбатыш районнарда урыны белән 0…-2 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез исә һава температурасы +2…+7 градустан югары күтәрелмәячәк.

Казанда алдагы төндә термометр баганалары 0…+2 градус күрсәтәчәк. Көндез шәһәрдә һава температурасы +2…+4 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар