https://tnv.ru
20 Апрель 2026, 12:40
17
0

Казанда карлыгачлар күренми башлаган, тукраннарны елдан-ел азрак очраталар. Орнитологлар шәһәрдә кошлар кими, дип саный. Башкала ташкалага әверелә һәм тереклек - яшеллек булган урыннарга күченә. Әгәр дә сезнең йорт янындагы тирәклектә сандугач сайраса, иртән чыгышка тургай моңын ишетсәгез, кадерен белегез - күпчелек казанлылар мондый бәхеттән мәхрүм инде.
Әлеге проблема берничә дистә елда кискенләшкән. Сәбәбе - урбанизация. Кеше авылдан шәһәргә күченсә, кошлар киресенчә, каладан кача. Бүген гади генә чыпчыкны да еш очратам, димә.
Хәзер Казанда 200ләп төрдәге кош исәпләнә. Ни өчен Казанны ташлап китәләр? Яшеллек аз. Йортларның архитектурасы йогынты ясый. Элеккеге хрущевка, сталинкалар оя кору өчен уңайлы булган. Хәзерге пыяла һәм бетон өйләрдә мондый мөмкинлек юк. Өченчедән, шәһәрнең тизлеге кошлар ритмына туры килми.
Казанны кошларсыз калдырмау кемнән тора? Инзилә Хөсәенова белгечләр белән аралашты.

Бүлешергә
Комментарии 0