Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы начарая: көчле яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Татарстанда һава торышы начарая: көчле яңгыр, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 16:03

Сишәмбе, 21 апрельдә, Татарстанга начар һава торышы дулкыны киләчәк. Төнлә көчле яңгырлар явачак, көндез исә аларны җепшек кар алыштырачак.

Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Шундый кисәтүне ТР Гидрометеорология үзәге таратты.

Машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга, җәяүлеләргә исә иминлек кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар