Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда апрель ахыры һәм май башында һава торышы нинди булачак?

Татарстанда апрель ахыры һәм май башында һава торышы нинди булачак?

https://tnv.ru

27 Апрель 2026, 13:27

660

0

Татарстанда апрель ахыры һәм май башында һава торышы нинди булачак?
Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре республикада апрель азагы һәм май башына һава торышы турында хәбәр итте. Ведомствода искәртүләренчә, бүген секундына 26 метрга кадәр җиткән көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе гамәлдә кала.

Хәзер Татарстан әлеге циклонның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Сишәмбе, 28 апрельдә, циклон акрынлап төньяк-көнчыгышка таба күчәчәк, ә Татарстан аның салкын өлешендә калачак.

Синоптиклар фаразына караганда, яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем көтелә, көндез урыны белән генә бераз явым-төшем булачак. Моннан тыш, көчле җил дә саклана: төнлә урыны белән аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк, көндез җил тагын да көчәеп, 18–23 метрга кадәр булачак. Һава температурасы сизелерлек төшәчәк: төнлә 0дән +3 градуска кадәр, көндез исә +5…+10 градустан югары күтәрелмәячәк.

29 һәм 30 апрельдә дә циклонның Татарстандагы һава торышына йогынтысы сакланачак — вакыт-вакыт аз күләмдә явым-төшем көтелә. 29 апрельдә шулай ук көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -2…+3 градус тәшкил итәчәк. 29 апрель көндез +6…+11 градус көтелсә, 30 апрельдә +8…+13 градуска кадәр җылытачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, 1 һәм 2 майда республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак. Вакыт-вакыт аз һәм уртача күләмдә явым-төшем көтелә. Төнлә температура нуль тирәсендә булачак, көндез исә +8…+13 градус фаразлана.

Фото: TNV.RU, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар