Онлайн трансляция

Свернуть

6 майда Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак, яшен булуы ихтимал

6 майда Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак, яшен булуы ихтимал

https://tnv.ru

05 Май 2026, 17:07

4

0

6 майда Татарстанда +28 градуска кадәр җылытачак, яшен булуы ихтимал
Чәршәмбе, 6 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы да мөмкин.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, урыны белән кыска вакытка 15 м/ска кадәр көчәергә мөмкин. Моннан тыш, эсселек тә артачак.

Төнлә республика буенча һава температурасы +8…+13 градус булачак. Казанда +11…+13 градус, түбән урыннарда +8…+10 градус көтелә.

Көндез Татарстанда һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак. Башкалада +25…+27 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар