Онлайн трансляция

Свернуть

Рим Гыйниятуллин: милләтенә тугры булып калган олы шәхес | Адымнар

Рим Гыйниятуллин: милләтенә тугры булып калган олы шәхес | Адымнар

https://tnv.ru

05 Май 2026, 16:57

2

0

Рим Гыйниятуллин: милләтенә тугры булып калган олы шәхес | Адымнар
Татар дөньясы Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерләнеп йөргәндә, без Үзбәкстанда яшәгән күренекле милләттәшебез Рим Гыйниятуллинны югалттык. Ул 82 яшендә вафат булды. Аның туганнарының кайгысын Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның, хәтта Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёвның уртаклашуы - шәхесенең олылыгы турында сөйли. Рим Гыйниятуллин - халкыбызның аксакалы, Ташкент татарлары иҗтимагый үзәгенең хөрмәтле рәисе иде. Үзбәкстанда мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, Үзбәкстан хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары булды. СССРның иң югары бүләге - Ленин ордены иясе.

Вазыйфа бн бүләкләре бер читтә торсын. Муса Җәлил язган бит әле "Мин күп күрдем, филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле". Рим Гыйниятуллин әнә шулай, рухы белән нык татар иде. Ул милләтнең тарихын яхшы белде, аның бүгенгесен объектив бәяләде һәм киләчәгенә карата буш хыяллар кормады.

ТНВ каналына биргән интервьюларында әйтеп калдырган фикерләре бүген васыяте буларак кабул ителә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар