https://tnv.ru
06 Май 2026, 14:36
5
0

Татарстан Гидрометеоүзәге белгечләре һава торышының кискен начараюы турында кисәтү таратты.
6 май кичендә, шулай ук 7 майга каршы төндә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, синоптиклар яшен булу ихтималы турында да хәбәр итте. Казанда начар һава торышы 6 май киченә фаразлана.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0