https://tnv.ru
07 Май 2026, 09:43
352
0

Татарстан Гидрометеоүзәге белгечләре республикада 9 Май — Җиңү көненә һава торышы фаразын тәкъдим итте.
Аерым алганда, шимбә, 9 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
9 майга каршы төндә республика буенча һава температурасы +7…+12 градус тәшкил итәчәк. Казанда төнлә +9…+11 градус көтелә. Көндез Татарстанда һава +13…+18 градуска кадәр җылыначак, башкалада +14…+16 градус булачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 7–8 майда Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы мөмкин. Көндез һава температурасы +22…+27 градус дәрәҗәсендә сакланачак.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0