https://tnv.ru
08 Май 2026, 13:20
156
0

Шимбә, 9 Майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы билгеләп үтеләчәк көнне, Татарстанда төнлә бераз яңгыр яву мөмкин, ә көндез әһәмиятле явым-төшем көтелми. Шулай да һава торышы сизелерлек салкынаячак.
ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җил көчәю секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
9 Майга каршы төндә республика буенча һава температурасы +6…+11 градуска кадәр төшәчәк. Казанда +7…+9 градус көтелә. Көндез Татарстанда +11…+16 градус булачак, башкалада исә температура +13…+15 градустан югары күтәрелмәячәк.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0