Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда легендар конструктор Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды

Казанда легендар конструктор Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды

https://tnv.ru

08 Май 2026, 12:45

11

0

Казанда легендар конструктор Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды
Бүген Казанда - легендар шәхес, Советлар Союзының "иң яшерен татары", танылган конструктор Илдус Мостюков истәлегенә һәйкәл ачылды.

Тантанада Республика Рәисе, галимнең хезмәттәшләре, дуслары, туганнары катнаша. Җиңү көне алдыннан әлеге вакыйга аерым әһәмияткә ия. Илдус Мостюков илнең оборона сәнәгатен ныгытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул уйлап тапкан "Свой-чужой" системасы дошманны ачыклауда иң нәтиҗәле алым булып торган һәм бүген дә Россия чикләре сагында кала.

"Илдус Мостюковның хезмәт батырлыгы мәңге хәтеребездә булыр", диде Рөстәм Миңнеханов.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар