Онлайн трансляция

Свернуть

16 майда Татарстанда +31 градус кадәр эссе һава көтелә

16 майда Татарстанда +31 градус кадәр эссе һава көтелә

https://tnv.ru

15 Май 2026, 14:16

5

0

16 майда Татарстанда +31 градус кадәр эссе һава көтелә
16 май, шимбә көнне Татарстанда болытлы һава, урыны белән аяз булачак, мөһим явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш юнәлешендә 6-11 м/с тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән 14 м/с кадәр көчәячәк.

Гидрометүзәге фаразы буенча, якын төндә республикада һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура +26…+31 градуска җитәчәк.

Казанда төнлә термометрлар +15…+17 градус күрсәтәчәк. Көндез һава +28…+30 градуска кадәр җылыначак.

Искәртәбез, 15-22 май аралыгында Татарстан территориясендә +33 градус кадәр аномаль эссе көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар