Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда аномаль эссе турында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда аномаль эссе турында шторм кисәтүе игълан ителде

https://tnv.ru

15 Май 2026, 16:10

156

0

Татарстанда аномаль эссе турында шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометүзәге республика территориясендә аномаль эссе һава торышы турында шторм кисәтүе игълан итте.

Ведомство мәгълүматына караганда, 16-22 май аралыгында республикада аномаль эссе һава торышы көтелә.

Температураның максималь күрсәткече +26…+33 градус чикләрендә булачак. Уртача тәүлек температуралар нормадан 9-11 градуска югарырак булыр.

МЧС белгечләре йөрәк эшчәнлеге бозылу ихтималлыгы турында кисәтә.

«Якты төсле киемнәр, баш киемнәре киегез. Күбрәк су эчегез. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Гадәттән тыш хезмәтләр телефоны — 112», — диелә ведомство хәбәрендә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар