https://tnv.ru
15 Май 2026, 15:52
1
0

Кичә Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җамшид Ходжаев белән очрашты. Әлеге ил делегациясе башкалага Казан форумда катнашу өчен килде.
Алга таба уртак проектлар тормышка ашыру һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту хакында фикер алыштылар. Рәис билгеләп узганча, Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. "Сезнең ил президентының ярдәмен тоябыз, мондый элемтәләр төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә" ди Рөстәм Миңнеханов.
Ул ике арадагы товар әйләнешен арттыру өчен дә тырышырга кирәклеген ассызыклады. Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: Рустем Кадыров, rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0