Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда эссе һава торышы кимендә 23 майга кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда эссе һава торышы кимендә 23 майга кадәр дәвам итәчәк

https://tnv.ru

18 Май 2026, 14:54

13

0

Татарстанда эссе һава торышы кимендә 23 майга кадәр дәвам итәчәк
Татарстанда аномаль эссе кимендә 23 майга кадәр сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге агымдагы атнага һава торышына күзәтүендә хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, эссе һава торышының төп сәбәбе — антициклон. Шуның аркасында уртача тәүлек температура күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 9–10 градуска югарырак.

Синоптиклар фаразлавынча, сишәмбе, 19 майда, республикада югары атмосфера басымы кыры йогынтысында коры һәм эссе һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы +9…+14 градус, көнбатыш районнарда урыны белән +18 градуска кадәр булачак. Көндез исә һава +28…+33 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбегә каршы төндә, 20 майда, явым-төшем көтелми. Һава температурасы +10…+15 градус, урыны белән +20 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез республика аша атмосфера фронты үтәчәк, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал, әмма температура югары булып калачак — +28…+33 градус.

21 майга каршы төндә фронт зонасында урыны белән бераз яңгыр явачак, температура +11…+16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез салкынрак һава массасында формалашкан чираттагы антициклон йогынтысында температура бераз кими һәм +24…+29 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 22–23 майда да антициклональ һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми, көндез һава температурасы +26…+32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар