Онлайн трансляция

Свернуть

Кичә Казанда 103 ел элек куелган температура рекорды яңартылды

Кичә Казанда 103 ел элек куелган температура рекорды яңартылды

https://tnv.ru

19 Май 2026, 09:37

Казанда 18 май өчен температура рекорды яңартылды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итте.

«Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кичә һаваның максималь температурасы +30,0 градус тәшкил иткән. «Казан-Аэропорт» АМСГда +30,1 градус, ә «Казан-Сокол» станциясендә +30,3 градус теркәлгән.

Элегрәк бу көн өчен абсолют максимум 1923 елдан бирле сакланган — «Казан-Университет» станциясендә +29,8 градус. Шулай итеп, 103 ел дәвам иткән рекорд яңартылды.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар