https://tnv.ru
20 Май 2026, 14:02
27
0

Казанда икенче көн рәттән температура рекорды теркәлгән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итә.
19 майда, «Казан» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, һаваның максималь температурасы +31,2 градус тәшкил иткән. «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +30,9, ә «Казан-Сокол» станциясендә +30,3 градус теркәлгән.
Әлеге көн өчен моңа кадәрге абсолют максимум 1984 елдан бирле сакланган булган — «Казан» станциясендә +30,0 градус. Шулай итеп, рекорд 42 ел сакланган.
Исегезгә төшерәбез, 18 майда Татарстан башкаласында 103 еллык температура рекорды да яңартылган иде.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0