Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда +2 градуска кадәр суытачак

Татарстанда +2 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

29 Май 2026, 16:28

67

0

Татарстанда +2 градуска кадәр суытачак
Шимбә, 30 майда, Татарстанда янә һава болытлы булачак һәм урыны белән яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак төньяк-көнчыгышка күчәчәк, секундына 3–8 метр, урыны белән 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы төндә республикада һава температурасы +2…+7 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +16…+21 градустан югары күтәрелмәячәк.

Казанда шимбәгә каршы төндә термометр күрсәткечләре +5…+7 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда +2…+4 градус булуы ихтимал. Көндез башкалада һаваның максималь температурасы +17…+19 градус тәшкил итәчәк.


Фото: ЯИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар