https://tnv.ru
16 Июнь 2026, 13:28
390
0

Чәршәмбе, 17 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булмый, ә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Аерым районнарда яшенле яңгырлар, кайбер урыннарда боз явуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлек белән исәчәк. Көндез аның тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин, ә яшен вакытында 15–20 м/с ка җитүе ихтимал.
Төнлә һава температурасы +10…+15 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда +6…+9 градус булачак. Көндез исә һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда төн явым-төшемсез узачак, ә көндез урыны белән яңгырлар һәм яшен көтелә. Төнлә башкалада температура +13…+15 градус булса, көндез +23…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0