Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда якын тәүлеккә һава торышының начараюы турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда якын тәүлеккә һава торышының начараюы турында кисәтү игълан ителде

https://tnv.ru

23 Июнь 2026, 13:53

12

0

Татарстанда якын тәүлеккә һава торышының начараюы турында кисәтү игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре якын тәүлеккә һава торышының начараюы турында кисәтте.

24 июньгә каршы төндә республиканың аерым районнарында көчле яңгырлар, яшен һәм җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Казанда җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Коткаручылар халыкка ачык урыннарда озак тормаска, агачлар һәм реклама конструкцияләре астына ышыкланмаска киңәш итә. Көчле җил вакытында бина эчендә калу һәм тәрәзәләрдән ераграк тору хәерле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар