https://tnv.ru
25 Июнь 2026, 12:08
107
0

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре республикада июнь аеның соңгы җомгасына һава торышы фаразын җиткерде.
Ведомство мәгълүматларына караганда, иртәгә, 26 июньдә, Татарстанда урыны белән бераз һәм уртача яңгырлар явачак. Кайбер районнарда явым-төшем көчле булырга мөмкин. Аерым урыннарда яшенле яңгыр көтелә. Кайбер җирләрдә җил тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Алдагы төндә республика буенча һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк, Казанда +12…+14 градус булачак.
Көндез Татарстанда һава +16…+21 градуска кадәр генә җылыначак, республиканың көнчыгышында +25 градуска кадәр җитүе мөмкин. Казанда исә температура +17…+19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0