Онлайн трансляция

Свернуть

Казан–Анталия рейслары тоткарланды: пассажирлар тәүлектән артык очыш көтте

Казан–Анталия рейслары тоткарланды: пассажирлар тәүлектән артык очыш көтте

https://tnv.ru

25 Июнь 2026, 12:02

189

0

Казан–Анталия рейслары тоткарланды: пассажирлар тәүлектән артык очыш көтте
23 һәм 24 июнь көннәрендә Төркиягә ялга очарга җыенган пассажирлар Казан аэропортыннан вакытында китә алмады. Урта диңгез буенда ял итәргә ниятләгән кешеләргә рейсларын тәүлектән артык көтәргә туры килде.

Казан – Анталия маршруты буенча якынча 400 пассажир озакка сузылган тоткарлык белән очрашты. «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе ике рейсны да берничә тапкыр күчергән. Аларның берсе 30 сәгатькә якын тоткарланган.

Федераль агентлыклар хәбәр иткәнчә, мондый хәлләр әлеге авиакомпания белән Россиянең башка берничә аэропортында да күзәтелгән.

Казанда тоткарланган туристларны кунакханәләргә урнаштырганнар, шулай ук аларны кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр.

Соңгы мәгълүматка караганда, тоткарланган рейсларның берсе 24 июнь кичендә, якынча 18:00дә, Анталиягә барып җиткән. Икенче рейс та шул вакытта Төркиягә төшеп утырырга тиеш булган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар