Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 26 июньгә һава торышының начараюы турында кисәттеләр

Татарстанда 26 июньгә һава торышының начараюы турында кисәттеләр

https://tnv.ru

25 Июнь 2026, 14:05

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре республикада якындагы җомгада көтелгән начар һава торышы турында кисәтте.

Аерым алганда, 26 июньдә республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак, алар яшен белән үрелеп барачак.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе көтелә. Кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын үтәргә киңәш итә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар