https://tnv.ru
25 Июнь 2026, 14:44
270
0

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре якын көннәрдә республикада салкынча һәм тотрыксыз һава торышы сакланачагын хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматларына караганда, көчле яңгырлар, яшен һәм җилне республикага циклоннар һәм атмосфера фронтлары алып килә. Уртача тәүлек температуралар күпьеллык уртача күрсәткечләрдән бераз түбәнрәк булып чыккан.
26 июньнән 28 июньгә кадәр Татарстан көньяктан килүче яңа циклон йогынтысында булачак. Республикада яңгырлар көтелә, 26 июньдә һәм 27 июньгә каршы төндә урыны белән көчле явым-төшем булуы ихтимал.
Һава температурасы төнлә +8…+14 градус, көндез +15…+21 градус тәшкил итәчәк. Шимбә, 28 июньдә, тагын да салкынрак булачак — көндез бары +14…+19 градус кына көтелә.
Беренчел фаразлар буенча, киләсе атна башында да һава торышы үзгәрмәячәк: болытлы һәм яңгырлы булачак, көндез һава температурасы +18…+23 градуска кадәр генә күтәреләчәк.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0