Онлайн трансляция

Свернуть

27 июньдә Татарстанда яңгырлы һәм салкынча һава көтелә

27 июньдә Татарстанда яңгырлы һәм салкынча һава көтелә

https://tnv.ru

26 Июнь 2026, 16:49

Шимбә, 27 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгыр һәм яшен булуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, көндез урыны белән 15–17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә республика буенча һава температурасы +9…+14 градус, Казанда +11…+13 градус булачак.

Көндез Татарстанда һава +14…+19 градуска кадәр генә җылыначак. Казанда исә термометр баганалары +17…+19 градустан югары күтәрелмәячәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар