https://tnv.ru
30 Июнь 2026, 09:30
302
0

Европа илләре аномаль эсседән интеккән арада, Татарстанда салкынчарак һава торышы саклана. Республикада уртача тәүлек температура климатик нормадан 6–8 градуска түбәнрәк. Алдагы атнага һава торышы фаразын Гидрометүзәк белгечләре җиткерде.
Бүген республиканың күпчелек районнарында әле яңгырлар көтелә, ә көнчыгыш районнарда алар көчле булырга мөмкин. Шулай да һава температурасы акрынлап күтәрелә башлый: көндез +23 градуска кадәр җылытачак.
Июльнең беренче көннәрендә циклон Урал артына күчәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, шул вакытта бары тик азрак яңгыр явуы мөмкин. Кайбер районнарда һава температурасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга көнне явым-төшемнәр тукталачак. Әмма ял көннәренә таба атмосфера фронты яңадан кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Шул ук вакытта көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0