Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген иртән Татарстанда томан, көндез яшен һәм көчле җил көтелә

Бүген иртән Татарстанда томан, көндез яшен һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

07 Июль 2026, 08:10

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итте.

Көндез республиканың көнбатыш яртысында, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгырлар һәм секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә. Урыны белән боз явуы да мөмкин.

Көндез Татарстанда һава температурасы +24…+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда һава +25…+27 градуска кадәр җылыначак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар