https://tnv.ru
06 Июль 2026, 13:20
76
0

Татар басма матбугаты өчен 1нче июльдән икенче яртыъеллык башланды. Димәк, һәр абунәче почта тартмасына алдан язылып куйган, яратып укый торган газетасын ала дигән сүз. Ә редакцияләр - ярый әле укучыларыбыз бар дип, җиң сызганып эшен дәвам итә. Бу әлегә шулай. Ә менә киләсе елны Татарстанның матбугат даирәсе күңелендә бер шом белән көтә. Хикмәт шунда, хәзер илнең "донор" төбәкләрендә - почтага - газетлар тараткан өчен бирелә торган субсидияне бетерергә мөмкиннәр. Россиянең алдынгы, үзен-үзе тәэмин итүче республикасы буларак, федераль "акчаны кисү" - Татарстанга да кагылачак.
Бу үзгәрешнең беренче карлыгачлары әле узган ел ук башланган. Ул чакта социаль яктан әһәмиятле дип саналучы газетлар исемлеген кыскарттылар. Шул рәвешле, район җирендә 2 басма булса, гыйнвар аеннан почтага субсидия берсен тарткан өчен генә бирелә.
Физикада гап-гади закон бар. Кайдадыр кимесә, кайдадыр арта. Карар кабул ителә калса, җитәкчелек язылу хакларының кыйммәтләнүен фаразлый. Чөнки моңарчы почтага дәүләт каплаган чыгым редакция бюджетына утырачак. Бу әле якын киләчәктә генә. Ә татар җанлы мөхәррирләр ераккарак карый - һәм бу карарның милләт өчен тискәре, хәтта бик тирән йогынтысын күрә. 70%ка кадәр бәя артса, аны укучы азаерга мөмки. Ә бу редакцияләрнең ким дигәндә, кыскаруына китерәчәк. Темага төрле яклап Алия Сабирова карады.

Бүлешергә
Комментарии 0