Онлайн трансляция

Свернуть

16 июльдә Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә

16 июльдә Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә

https://tnv.ru

15 Июль 2026, 13:55

254

0

16 июльдә Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә
Пәнҗешәмбе, 16 июльдә, Татарстанда төрле көчтәге яңгырлар фаразлана. Яшенле яңгырлар булачак, кайбер урыннарда боз явуы мөмкин.

Көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле кабат көчәячәк. Урыны белән һава агымнарының тизлеге 15–18 м/с ка җитәчәк, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Алдагы төнге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк, Казанда +15…+17 градус булачак.

Көндез Татарстанда температура +21…+26 градустан югары күтәрелмәячәк. Башкалада термометр баганалары +23…+25 градустан артмаячак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар