https://tnv.ru
23 Июль 2026, 14:19
209
0

Җомга, 24 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, кайбер урыннарда көчле яңгырлар да булырга мөмкин. Аерым районнарда яшен, урыны белән боз яву көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк.
ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр итүләренчә, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә исәчәк, яшен вакытында кыска вакытка 15-20 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.
Җомга төнендә республикада һава температурасы +15…+20 градуска кадәр төшәчәк (Казанда +17…+19 градус). Көндез Татарстан буенча һава +26…+31 градуска кадәр җылыначак (башкалада +28…+30 градус).
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0