https://tnv.ru
19 Август 2026, 15:53
14
0
Татарстан Гидрометеоүзәге белгечләре республикада һава торышы начарлануы турында кисәтү таратты.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе, 20 августта, Татарстанда яшенле яңгырлар һәм аерым урыннарда боз явуы көтелә.
Яшен вакытында җил көчәячәк. Кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 15–20 метрга җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: яшен һәм көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренергә ярамый.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0