https://tnv.ru
19 Август 2026, 16:47
13
0
Татарстанның Кукмара районы Манзарас авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясе активистлары һәм җирле халык махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырган. Посылкалар хәрбиләрнең сораулары нигезендә әзерләнә.
Партиянең беренчел бүлеге секретаре Рашидә Хәбибуллина сөйләвенчә, җирле халык ярдәм җыюда актив катнаша: яшьләр акча күчерә, өлкән буын вәкилләре кирәк-яраклар һәм азык-төлек китерә.
Мәдәният йортларында волонтёрлар җыелып, токмач кисә, чәк-чәк пешерә һәм маскировка челтәрләре үрә. Ярдәм хәрбиләргә генә түгел, аларның гаиләләренә һәм ветераннарга да күрсәтелә.
2025 елның көзендә Хәбибуллина хезмәттәшләре һәм волонтёрлар белән бергә гуманитар йөкне шәхсән үзе махсус хәрби операция зонасына илткән.
Фото: tatarstan.er.ru

Бүлешергә
Комментарии 0