Онлайн трансляция

Свернуть

8 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә

8 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 14:10

65

0

8 сентябрьдә Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә
8 сентябрь, сишәмбе көнне, Татарстанда вак, уртача, ә кайбер урыннарда көчле яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.

Көндез аерым районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр булачак. Төнлә кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15 метрга, көндез 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк. Төш вакытыннан соң һава +12…+17 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта — +22 градуска кадәр.

8 сентябрьгә каршы төндә Казанда һава температурасы +11…+13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез башкалада иң югары температура нибары +13…+15 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар