Онлайн трансляция

Свернуть

15 сентябрьдә Татарстанда томан һәм +21 градуска кадәр җылы һава көтелә

15 сентябрьдә Татарстанда томан һәм +21 градуска кадәр җылы һава көтелә

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2026, 12:12

10

0

15 сентябрьдә Татарстанда томан һәм +21 градуска кадәр җылы һава көтелә
15 сентябрь, сишәмбе көнне, Татарстанда төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан булачак. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җил көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән җил 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +4…+9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +16…+21 градуска кадәр җылыначак.

Казанда сишәмбегә каршы төндә термометрлар +4…+6 градус күрсәтәчәк. Түбән урыннарда да +4…+6 градус салкын булачак. Көндез башкалада температура +17…+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар