Онлайн трансляция

Свернуть

16 сентябрьдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз явуы көтелә

16 сентябрьдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз явуы көтелә

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2026, 12:52

10

0

16 сентябрьдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз явуы көтелә
16 сентябрь, чәршәмбе көнне, Татарстанда төрле көчтәге яңгырлар көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булачак.

Иртән һәм көндез урыны белән яшен яшьнәячәк, боз яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Иртән һәм көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр җитәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы төндә республикада һава температурасы +9…+14 градуска кадәр төшәчәк. Казанда +12…+14 градус булачак.

Көндез Татарстанда һава +13…+18 градуска кадәр җылыначак, көнчыгыш районнарда +23 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Башкалада термометрлар +15…+17 градус күрсәтәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар