Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 16 сентябрьгә һава торышы начарлануы турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда 16 сентябрьгә һава торышы начарлануы турында кисәтү игълан ителде

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2026, 14:34

42

0

Татарстанда 16 сентябрьгә һава торышы начарлануы турында кисәтү игълан ителде
ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре 16 сентябрьгә Татарстанда һава торышы начарлануы турында кисәтте.

Төнлә һәм иртән республикада кайбер урыннарда томан көтелә. Иртән һәм көндез яшен яшьнәячәк, боз яварга мөмкин. Урыны белән көчле яңгыр явачак, җил секундына 15–20 метрга кадәр көчәячәк. Казанда җилнең тизлеге 15–17 метрга җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында агачлар аву һәм электр линияләренең зарарлану куркынычы артуын искәртте. Автомобильләрне агачлар астына куймаска һәм урамда йөргәндә сак булырга киңәш ителә. Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар