https://tnv.ru
16 Сентябрь 2026, 16:40
0
0
16 сентябрьдә «Ак Барс» кунактагы уеннар сериясен Уфада «Салават Юлаев»ка каршы матч белән дәвам итәчәк. Сезонның беренче «Яшел дерби»е 17:00 сәгатьтә башлана. Очрашуны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.
Казанлылар биш матчта җиде очко җыеп, Көнчыгыш конференциядә икенче урында бара. Соңгы уенда Әнвәр Гатиятулин командасы «Торпедо»га 2:3 исәбе белән оттырды, алкаларны Дмитрий Кателевский һәм Егор Соколов кертте. «Салават Юлаев» исә сезонны кунакта өч матч белән башлады: «Северсталь»не (3:2) һәм «Авангард»ны (4:0) җиңде, «Барыс»ка оттырды (6:8).
Уфалыларның һөҗүмчесе Артём Горшков җәрәхәтләнгән уенчылар исемлегенә кертелгән, «Ак Барс» очрашуга тулы составта әзерләнә. ТНВ һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында матчны туры трансляциядә карап булачак.
Фото: сгенерировано ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0