Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 14:42

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтүенчә, 20 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.

Томан вакытында урамнарда һәм юлларда күрү мөмкинлеге берничә дистә метрга кадәр кимиячәк. Бу юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра, аеруча трассаларда һәм шәһәр читендәге юлларда.

Юл йөртүчеләргә тизлекне киметергә, куркынычсыз ара сакларга, томанга каршы фараларны кабызырга, кискен алымнардан һәм узып китүләрдән тыелырга киңәш ителә. Шулай ук юлда җәяүлеләрнең һәм хайваннарның көтмәгәндә пәйда булуына әзер булырга кирәк.

Җәяүлеләргә дә сак булырга, юлны бары тик җир өсте яки җир асты кичүләре аша чыгарга киңәш ителә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар