Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов сайлау процессын өзлексез контрольдә тотарга кушты

Рөстәм Миңнеханов сайлау процессын өзлексез контрольдә тотарга кушты

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 11:42

Рөстәм Миңнеханов сайлау процессын өзлексез контрольдә тотарга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайлау процессын даими һәм көчәйтелгән контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Татарстанда сайлаучыларның активлыгы югары. Тавыш бирүнең беренче көнендә республикада сайлаучыларның 36,8 проценты катнашкан. Россия буенча бу күрсәткеч 29,45 процент тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең иминлеген һәм легитимлыгын тәэмин итү төп бурыч булып калуын ассызыклады. Ул сайлаучыларны актив гражданлык позициясе күрсәтергә, сайлау участокларына килеп, җаваплы сайлау ясарга чакырды.

Фото: Павел Анисимов, rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар