Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 12:21

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә
Дүшәмбе, 21 сентябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшүе ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 3–8 метр тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән җилнең көчәеп, секундына 13 метрга кадәр җитүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, дүшәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы +7…+12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алдагы төндә һава температурасы +10…+12 градуска кадәр төшәчәк. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +21…+23 градус тәшкил итәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар