Онлайн трансляция

Свернуть

Гидрометүзәк Татарстан халкын томан вакытында сак булырга чакыра

Гидрометүзәк Татарстан халкын томан вакытында сак булырга чакыра

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 14:27

14

0

Гидрометүзәк Татарстан халкын томан вакытында сак булырга чакыра
2026 елның 21 сентябренә каршы төндә һәм иртән Татарстанда, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында юлларда күрү мөмкинлеге начараюын һәм шуның аркасында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы артуын искә төшерде. Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк.

Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм куркынычсыз ара сакларга киңәш ителә. Җәяүлеләр юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга тиеш.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар