Онлайн трансляция

Свернуть

Атна ахырына Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак

Атна ахырына Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2026, 13:46

15

0

Атна ахырына Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак
Татарстан халкын сентябрь өчен гадәттән тыш җылы һава торышы сөендерүен дәвам итә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы өч көндә дә шундый ук һава торышы сакланачак, шактый күләмдә явым-төшем көтелми. Әмма яллар ахырына төнлә һава температурасы +3 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

25 сентябрьдә, җомга көнне, Татарстанда төнлә +6…+11 градус җылы булачак, көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак.

26 сентябрьгә каршы төндә республикада температура +7…+12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +20…+25 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 27 сентябрьдә, якшәмбе көнне, Татарстанда төнлә һава температурасы +3…+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта +11 градуска кадәр җитәчәк. Көндез +19…+24 градус җылы көтелә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар