Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бүген яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда бүген яңгыр һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

01 Октябрь 2026, 09:03

5

0

Татарстанда бүген яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда иртән урыны белән томан көтелә. Көндез бераз яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Синоптиклар фаразы буенча, көндез республикада һава температурасы +10…+15 градус тәшкил итәчәк. Казанда +11…+13 градустан артмаячак.

Элегрәк Гидрометеорология үзәге 2–5 октябрьдә Татарстанда һава торышының кискен суытачагы турында кисәткән иде. Җепшек кар явуы да ихтимал.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар