Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшәчәк

https://tnv.ru

01 Октябрь 2026, 12:46

258

0

Татарстанда төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшәчәк
Җомга, 2 октябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәчәк.

Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы −2…+3 градус тәшкил итәчәк. Көндез +3…+8 градус җылы булачак.

Казанда җомгага каршы төндә һава +1…+3 градуска кадәр суыначак. Көндез температура +6…+8 градустан артмаячак.

Элегрәк Россиянең атказанган метеорологы Роза Шафикова Татарстанда октябрьгә һава торышы фаразын җиткергән иде.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар