Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Яңа ел каникулларына иң популяр юнәлешләр исемлегенә кергән

Казан Яңа ел каникулларына иң популяр юнәлешләр исемлегенә кергән

https://tnv.ru

01 Октябрь 2026, 09:51

22

0

Казан Яңа ел каникулларына иң популяр юнәлешләр исемлегенә кергән
Казан 2026/27 елларның Яңа ел каникулларына алдан броньлау өчен иң популяр юнәлешләр исемлегендә дүртенче урынны алган. Бу хакта «Татар-информ» ТВИЛ хезмәте мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Анализ 2026 елның 26 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәрге чорны үз эченә ала. Беренче урында — Санкт-Петербург, аңа барлык гаризаларның 15 проценты туры килә. Мәскәүдә бу күрсәткеч — 11, Сочида — 10 процент.

Иң популяр ун юнәлеш исемлегенә шулай ук Кисловодск, Калининград, Пятигорск, Красная Поляна, Краснодар һәм Геленджик кергән.

Казанда яшәүнең уртача бәясе бер төнгә 7714 сум тәшкил итә. Туристлар сәяхәтләрен уртача дүрт төнгә исәпли.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар